Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 ноябрь 2019, 17:20

Коточкыч янгын

Төбәк җитәкчесе ике бала һәм аларның әнисенең гомерен өзгән янгын турында шулай диде.

Бу атнада Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында янгын чыкты.


Бу хакта без язган идек: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/pozharda-ber-khatyn-m-ike-bala-l/
Хәтерегезгә төшерәбез: коткару хезмәтенә 03:52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Мәйданы 54 квадрат метрлы бер катлы йортны сүндерүдә 24 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша. “Кызыл әтәч” белән алыш озак бармый: янгынны тиз сүндерәләр. Әмма, кызганычка каршы, коткаручылар өч мәеткә тап була: 1990 елгы ананың һәм аның 2011 һәм 2017 елгы ике баласының гомере өзелә...
Янгын нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрә. 1978, 1984 һәм 1998 елгы ир-атларны Тәтешленең үзәк дәваханәсенә озаталар.
Авыл советында гаиләгә уңай бәяләмә бирәләр. Ата-аналар беркайда да исәптә тормаганнар. Алар янгын чыккан йортта вакытлыча яшәгән, чөнки янәшәдә үз йортларын төзегән. “Ире физкультура-савыктыру комплексында эшли, гаиләсен тәэмин итә, – ди Югары Тәтешле авыл советының эшләр буена идарәчесе Флорида Мостафина. – Хатыны балалар бакчасында шәфкать туташы иде”.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә әлеге фаҗигале хәлгә карата үз фикерен язды.

“Без үлем күрсәткечен киметү өстендә эшлибез, һәм беренче нәтиҗәләр бар. Әмма Тәтешле районында янә коточкыч янгын – ике бала һәм әниләре үлде, тагын берничә кеше җәрәхәтләр алды. Калган күп очраклардагы кебек аларны янгын турында хәбәр итүче прибор коткарып кала алыр иде, ул аларда булган да. Әмма аны икенче урынга урнаштырганнар – яңа йортлары төзелеп беткәнче гаилә туганнарында яшәп торган” дип яза төбәк җитәкчесе.


Әйтергә кирәк, республика бюджеты исәбенә янгын турында хәбәр итүче 103 845 прибор куелган. 5 ел эчендә 200 меңнән күбрәкне урнаштырачаклар. Алар ярдәмендә быел гына 291 кешене коткарып калуга ирешелде, аларның 126сы – балалар.


Исегезгә төшерәбез: әгәр сезгә янгын турында белдерүче прибор бушлай тиеш түгел икән, аны сатып алырга кирәк, хакы 250 сум тора! Әгәр сез әлеге прибордан бер тапкыр кыска вакытлы сигнал ишетсәгез – димәк, батарейканың көче беткән. Әгәр сез бертуктаусыз тавыш бирүче сигналны ишетәсез икән – димәк, янгын чыккан...


P.S. Балтач районара тикшерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Тәтешледә янган йортта өч кешенең мәете табылу факты буенча җинаять эше ачылган.
Читайте нас: