Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 ноябрь 2019, 17:30

Әбиләрне алдап, акча җыйган

Мошенник әбиләргә "банк приколов" кәгазьләре тоттырып киткән.

Кеше алдап, ышанучан кешеләрне талап йөрүчеләр күбәеп китте.

Социаль хезмәткәрмен дип, картларны төп башына утыртып китүчеләр турында еш ишетеп торабыз.
Шудый мошенникларның берсен яңарак Уфада кулга алдылар. Ул, төрле сәбәпләр табып, пенсионерларның фатирына кергән. Мәсәлән, 80 яшьлек пенсионерны, пенсия реформасы бара һәм акчаларны алмаштырырга кирәк дип алдаган. Әби исә, аны-моны уйлап тормый, 25 мең сум акчасын чыгарып биргән һәм аларны “банк приколов” кәгазьләренә алмаштырган. Икенче юлы бу мошенник 65 яшьлек пенсионерны янгын сүндерү компаниясе хезмәткәремен дип алдаган. Һәм янгын хәвефсезлеге датчиклары куярга кирәк дип, 4 мең сумын алып чыгып киткән.
Тиздән оперативниклар мошенникның эзенә төшкән. 31 яшьлек уфалыга карата җинаять эше ачылган.

Хокук саклаучылар таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска һәм аларны фатирга кертмәскә чакыра. Документларын сорарга кирәклеген дә истән чыгармагыз, ди алар.
Сакланганны Ходай саклармын дигән.
Читайте нас: