Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2019, 13:18

Үсмер егет үги әтисенең машинасын урлап кача

“Права”сыз руль артына утырсаң, шулай була шул...

Мишкә районында узган төнне үсмер егет катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 49 километрында “Фольксваген Поло” машинасы юлдан чыгып оча һәм әйләнә.

Руль артында машина йөртә белмәгән 16 яшьлек исерек егет булган. Ул беркайда да укымый һәм даими эш урыны да юк. Юл һәлакәтенә очраган автомобиль исә үги әтисенеке булган.

Авария нәтиҗәсендә автомобиль пассажирлары - 39 яшьлек хатын һәм 29 яшьлек егет төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Водительнең баш мие селкенгән. Әле тикшерү эшләре бара.

Узган тәүлек эчендә республика юлларында барлыгы 14 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 21 кеше төрле травмалар алган.

Читайте нас: