Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2019, 15:14

Слесарьнең гәүдәсе, кул-аяклары пешкән

Бу хәл Орджоникидзе районында 10 сентябрь көнне булган.

Уфада слесарь эш урынында таеп егылган һәм пешкән. Бу эш белән Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе кызыксына. 10 сентябрь көнне Уфаның Орджоникидзе районында эш көне ахырына якынлашканда Ладыгин урамында яшәүче бер хатын йорт подвалыннан кайнар пар күтәрелүен күрә. Моның сәбәбен ачыклар өчен 22 санлы ЖЭУда эшләүче слесарь-сантехникны җибәрәләр.

- Подвалга илтүче ишек ачык булган, идәненә кайнар су аккан. Слесарь моны әйдәүче инженерга хәбәр итә, аннары авария бригадасын чакырталар, - дип сөйлиләр Хезмәт буенча дәүләт инспекциясендә.

Бригада килгәнче 42 яшьлек ир утечканың кайда икәнлеген белер өчен подвалга икенче подъезд аша керә. Ул стеналарга тотынып, торбаларга басып, акрын гына пар күтәрелгән урынга таба бара. Ниндидер моментта аның уң аягы кайнар су эченә таеп төшә. Ул аягын җәһәт кенә судан ала, әмма нәтиҗәдә кайнар суга егылып төшә.

Слесарь торып урамга чыга, ярдәм чакыра. Ашыгыч ярдәм ирне 18 санлы хастаханәгә алып китә. Ирнең гәүдәсе, куллары, аяклары пешкән була.

Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе тикшерүе барышында сантехникны тиешле саклану чаралары, шул исәптән резин итекләр белән тәэмин итмәүләре ачыклана. Боларга өстәп, слесарьгә шундый аварияле очракларда нишләргә икәнлеген аңлатмыйлар. Нәтиҗәдә Орджоникидзе районы торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге һәм вазыйфаи шәхесләр гомум алганда 350 мең сумга штрафка тарттырыла.
Читайте нас: