Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2019, 13:11

Пожарда бер хатын һәм ике бала үлә

Бүген төнлә Башкортстанның бер районында җанөшеткеч хәл була.

Бүген төнен Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында пожар чыга.


Бу хакта коткару хезмәтенә 03:52 сәгатьтә хәбәр килә. Мәйданы 54 квадрат метрлы бер катлы йортны сүндерүдә 24 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша дип хәбәр итә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Кызыл ут белән алыш озак бармый: пожарны тиз сүндерәләр. Әмма, кызганычка каршы, коткаручылар өч мәеткә тап булалар: 1990 елгы хатын, 2011 һәм 2017 елгы ике баланың гомере өзелә...

Пожар нәтиҗәсендә өч ир зыян күрә. 1978, 1984 һәм 1998 елгы ир-атлар Тәтешленең үзәк дәваханәсенә озатылган.

Әле пожарның сәбәпләре ачыклана. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем, пожар лабораториясе эксперты һәм дознаватель эшли.
Читайте нас: