Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2019, 13:56

Мәчеттә янгын нилектән чыккан?

Уфа мәчетендә ни сәбәпле янгын чыккан?

Уфа мәчетендә ни сәбәпле янгын чыккан?
3 ноябрь төнендә Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан “Хәмзә” мәчетендә янгын чыга.
Гагарин урамындагы бу җыйнак һәм якты Аллаһ йортының икенче катында ялкын кабына. Ашыгыч сигнал буенча алты янгын сүндерү машинасы, 22 янгын сүндерүче, полиция һәм медицина хезмәткәре вакыйга булган урынга килеп җитә.
Ачыклануынча, ялкын икенче катта чыккан. Андагы уку әсбапларына ут капкан.
Янгын тиз арада сүндерелә. Кешеләр зыян күрми. Әмма ялкын, якынча, 15 квадрат метр мәйданга зыян китерә. Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана. Вакыйга булган урыннан яңалыкларны сезгә җиткерербез, “Өмет” сайтына күз салып торыгыз, дуслар!
Үзегез дә янгын хәвефсезлеге турында онытмагыз!
Читайте нас: