Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2019, 21:40

Белорет юлында ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән

Машина салонында пациент та булган.

Белорет - Учалы - Миасс юлының 63 километрында бүген көндез ашыгыч ярдәм машинасы ауган.

БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, салонда пациент белән бергә кичектергесез ярдәм бригадасы Белоретка юлланган.


Билгесез сәбәпләр аркасында водитель машина белән идарә итүне югалта һәм машина кюветка төшеп китә, аннары әйләнә.


Вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре эшли. Авыруны икенче ашыгыч ярдәм машинасында тиз арада дәваханәгә илтәләр.


Аллаһ саклаган инде. Ярый әле барысы да исән-сау.


Әйткәндәй, узган тәүлек эчендә республика юлларында барлыгы 14 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 21 кеше төрле травмалар алган.

Читайте нас: