Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 ноябрь 2019, 11:01

Югалган Артём Мазовның әтисе: "Улым, гафу ит безне!"

Ике уллары белән гаип булган Артём Мазовны әле булса таба алмыйлар.


‌26 октябрьдә 5 һәм 8 яшьлек уллары белән югалган Артём Мазовларны менә инде 8 тәүлектән артык эзлиләр. Тышта йөреп керергә чыгып киткән гаилә башлыгы машинасы багажнигына бау һәм кабартмалы матрас сала. Күп тә үтми аның машинасы "Речные зори" бакчалар ширкәте янында табыла. Ләкин ни Артём, ни аның уллары хакында әлегә бер төгәл мәгълүмат та юк. Аларны Уфимка елгасы буендагы дачалардан, шәһәрнең көнчыгышындагы урман полосаларыннан йөзләгән коткаручылар һәм ирекмәннәр эзли.

Евгений Каневский Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе:

- Версияләр күп инде. Бәлки, ата кеше балаларына карата җинаять кылган, я киресенчә, алар исән-сау һәм берәр кая качканнар.

Малайларның әнисе Эльмира үзе дә эзләүләрдә катнаша. Тик... яр буенда үзләренең кабартылган матрасын күргәч, аның өметләре өзелә...


"Бу безнең конфликт иде. Артём балаларга карата нәрсә дә булса кылырын күз алдыма да китермәдем. Балалар аны шулкадәр ярата! Аларның бер гаебе дә юк", - ди кайгы-хәсрәткә баткан ана.

Артёмның әтисе Аркадий Мазов телевидение аша улына мөрәҗәгать итте һәм аңа аз игътибар бүлгәне өчен гафу үтенде. Ул Артём һәм оныкларын өзелеп яратуын әйтте һәм исән-имин кайтырга чакырды.
Вакыйганы күзәтеп барабыз.
Читайте нас: