Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 ноябрь 2019, 03:38

Балалар бакчасында 6 яшьлек малайны чәнчеп үтергән

31 октябрь көнне Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында бер ир пычак белән 6 яшьлек малайга һөҗүм итә.

Кичә, 31 октябрь көнне Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында бер ир пычак белән 6 яшьлек малайга һөҗүм итә. Сабый вакыйга урынында ук үлә.


Җинаять урынына ашыгыч хезмәтләр килгән.


Җинаятьченең исеме билгеле. Ул – 36 яшьлек Денис Поздеев. Бер гаепсез сабыйны вәхшиләрчә үтерүе өчен шәһәр халкы Поздеевка самосуд оештырмакчы була. Әмма полиция хезмәткәрләре аны кулга алып өлгерә.


Бу хәл “Сказка” балалар бакчасында булган. Денис Поздеев анда көндез килә. Сакчылар билгесез сәбәпләр аркасында аны кайсыдыр тәрбияләнүченең әтисе дип уйлыйлар һәм ишекне ачып кертәләр. Нәтиҗәдә үтерүче бер каршылыксыз өченче катка менә. Андагы бер төркемгә керә. Җирле халык сөйләвенчә, тәрбияче, таныш булмаган ирне күреп, аның үткәрмәскә тели. Ләкин ир аны этеп җибәрә һәм беренче туры килгән малайга ташлана.


Сабыйның әти-әнисе Елена белән Валерий Поздеевны моңа кадәр бер дә күрмәгәннәр. Фаҗигадән соң алар һаман шок хәлендә. Ачы кайгыларын бөтен Нарьян-Мар халкы уртаклаша.


Кулга алынган Поздеев исә ниндидер китапта әфсен-төфсеннәр укыган. Аның сүзләре буенча, бала үтерү аңа үлемсезлек һәм байлык китерергә тиеш булган.


Нарьян-Мар халкы исә мәрхүм сабый истәлегенә балалар бакчасына алдына чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар ташый.

Шулай, әллә нинди 7 йозак артындагы бинага да үтеп кереп була. Кертүчеләре шулкадәр ваемсыз һәм битараф булганда.



Читайте нас: