Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 октябрь 2019, 17:06

Башкортстанда тагын ике кеше газ белән агуланып үлгән

Янә ике кеше, газ исенә агуланып, бу дөньядан китеп барган...

Кичә Кыйгы районының Тугызлы авылында ике кешенең мәете табыла.


Алар – 62 яшьлек ир һәм аның 69 яшьлек бергә яшәгән хатыны. Якынча фаразлар буенча, алар үз йортларында газ исенә агулынап бу дөньядан китеп барганнар.

Үлемгә китерүче төгәл сәбәпләрне ачыклау өчен мәетләр суд-медицина экспертизасына җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә генә Башкортстанда 5 кеше газ белән агуланып, аларның берсе вафат булды. Ике бала – 6 һәм 4 яшьлек малайлар әнисез калдылар.

Нефтекама шәһәрендә булган бу фаҗига турында тулы мәгълүматны түбәндәге сылтама аша кереп укый аласыз: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/gaz-bel-n-agulangan-5-keshene-berse-vafat/
Читайте нас: