Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2019, 12:41

Стәрлетамак колледжында ни булган?

Бу хәл 7 октябрьдә посадкада табылган 17 яшьлек егет мәете белән бәйле диләр.

Башкортстан республикасының мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Стәрлетамакта фетнә оештырган. Дүшәмбе көнне алар көллият директоры Наталья Ваһапованың юлына каршы төшкәннәр. Шул рәвешле үсмерләр математика укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган Алия Әсмәндиярованы эштән азат итү белән килешмәүләрен күрсәткән.

Proural.ru чыганагы сөйләвенчә, белгечне көллият җитәкчелеге китәргә мәҗбүр иткән. Яраткан преподавательләре китүен белгән студентлар директор кабинеты янына җыелып, бу хәлгә аңлатма бирүне таләп иткән. «Не допустим увольнения Алии Ахматовны!» - дип кычкырганнар.

Ваһапова исә студентлар белән сөйләшергә чыкмый.

Студентлар Әсмәндиярованың эшеннән азат ителүе 7 октябрьдә посадкада мәете табылган 17 яшьлек егет үлеме белән бәйле дигән фикердә. Егет башына капчык кигән килеш яткан, янәшәдә җилем тюбиклары табылган.

- Ул ятим иде. Чынында опека директорда булырга тиеш. Ә без директор бөтен гаепне Алия Әхмәтованага япсарган дип шикләнәбез. Ул һәрчак безгә терәк иде, - дип сөйли көллият студентларының берсе.
Аның сүзләре буенча, директор “качып йөргән, сорауларга җавап бирмәгән”, аннары бөтенләй “Уфага качып киткән”.

Ә Алия Әсмәндиярова бу вакытта яңа эш эзләү белән мәшгуль. Аның сүзләре буенча, элекке тәрбияләнүчеләреннән ул моны һич көтмәгән. Педагог аларны “өлкәннәр эшенә кысылмаска” чакыра.

Читайте нас: