Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2019, 03:29

Ире һәм ике улы югалган хатын: “ Без аерылышабыз, дидем”

Эзләүләргә башкаланың ике экстрасенсын да җәлеп иткәннәр.

Өченче тәүлек инде хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 37 яшьлек Артем Мазов һәм аның ике улын эзли. Моңа кадәр “Речные зори” бакчалар ширкәтендә Артемның автомобилен тапканнар. Гаип булуы алдыннан ул кибеттән җеп алган.

5 һәм 8 яшьлек нарасыйларын исән күрүгә ана кеше өметен өзгән дисәң дә була. Артем Мазов хатыны белән сүзгә килгәч, өйдән малайларын ияртеп, документсыз-нисез чыгып китә. Хатын сүзләре буенча, ире кызу канлы булган.


“Водолазлар эзли, әмма... алар инде исән түгелдер. Иремнең холкы начар иде. Мин аерылышырга теләдем. Ирем ышанмаган иде. Кат-кат сорады миннән, чыннан да аерылышабызмы дип. Мин “әйе” дидем. Тик барыбер малайларга зыян салмагандыр дип ышанасы килә”, - дип сөйләгән хатын proufu.ru сайтына.

Екатеринбургтан килгән махсус төркем елга төбен тикшерә.
Хәтерегезгә төшерәбез: 26 октябрь көнне Уфада 5 яшьлек Вячеслав Мазов, аның абыйсы 8 яшьлек Илья һәм әтиләре Артём югалды. Тышта йөрергә дип чыккан җирдән кире әйләнеп кайтмаганнар. Ире белән балалары югалуга хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Моннан алда эзләүләр нәтиҗәлерәк булсын дип БР Тикшерү комитеты “Ике һәм аннан да артыграк кече яшьтәгеләрне үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан иде.

Эзләүләргә башкаланың ике экстрасенсын да җәлеп иткәннәр. Аларның берсе фаразы буенча, яхшыга өмет итәргә кирәкми.
Ә менә икенче күрәзәче ирнең үз балаларын кемгәдер калдырып китүе ихтимал, ди.
Кара кайгыдагы ана кешегә сабырлык телибез. Ире дә, баласы да исән-сау булсыннар иде!

Читайте нас: