Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2019, 13:50

Газ белән агуланган 5 кешенең берсе вафат

Нефтекамадагы бу хәл бөтен республиканы тетрәтте.

Нефтекама шәһәрендә зур фаҗига теркәлә: 5 кеше газ белән агуланган. Әлеге вакытта дәваханәдә реанимациясендә 4 кеше – 65 яшьлек ир, 61 яшьлек хатын һәм 6, 4 яшьлек ике малай – ята. Кызганычка каршы, балаларның әнисе медиклар килгәнче үк якты дөньядан китеп барган.


Нефтекама шәһәр дәваханәсе баш табибы Илгиз Хатыйпов хәбәр итүенчә, балаларның картәтиләре һәм бер бала - комада, ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылганнар. Картәниләре һәм тагы бер баланың сәламәтлеге авыр дип бәяләнә, әмма алар үз аңында.


Удачная урамындагы 7 санлы йортта ир белән хатын яшәгән. Күршеләре сүзләре буенча, аларга ике баласын ияртеп кызлары кунакка кайта. Беренчел мәгълүматлар буенча, газ ягулык корылмасының таушалуы сәбәпле чыгып ятарга мөмкин. Бу хакта күршеләр дә сөйли. Алар гаиләне уңай яклап искә ала. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем дә эшләгән. Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Каза күрүчеләрнең туганнары исә нинди дә булса фаразлар әйтүдән баш тарта. Табиблар сүзләре буенча, реанимациядә киеренкелек саклана.


Фаҗигадән соң тиз арада тикшерү комитетыннан белгечләр, ЭЭМ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән һәм вакыйга урынын өйрәнгән. Җылылык системасыың төзеклеген дә тикшерәләр. Йортта яну эзләре күренми.
Читайте нас: