Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 октябрь 2019, 02:27

Бала табу йортында яшь ана үз-үзенә кул салган

Әни булу шатлыгы, нарасыеның исән-имин тууы да күңелен күтәрә алмаган, күрәсең...

28 октябрь көнне Екатеринбург шәһәре дәваханәсенең бала табу бүлегендә яшь ананың үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр ителә Русия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәлеге сайтында. "Лента.ру" язуынча, ул үз-үзенә кул сала.


Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын 33 яшьтә булган, гаиләсе мохтаҗлык кичермәгән, Екатеринбург шәһәрендә яшәгән.


Баласы 28 октябрьдә дөньяга килгән, һәм яшь ана шул ук көнне кичтән якты дөньядан китеп барган. Кичке сәгать 9да ул баласын имезгән дә, күрше бүлмәгә кереп үз-үзенә кул салган.


Ura.ru сайты хәбәр итүенчә, кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килгән бала сәламәт. Табиблар белдерүенчә, баласын тапканчы, хатынның саулыгы бик яхшыдан булмаган. Йөклелек вакытында аңа психоз диагнозы куйганнар.


Әле инде тикшерүчеләр хатынның тормыш-көнкүрешен, медицина картасын тикшергәннәр, бер палатада яткан хатыннардан сорау алганнар. Нарасыен ятим итеп, бу дөньядан үз теләге белән ни сәбәпле китеп баруы якын киләчәктә ачыкланыр, дип яза "Лента.ру".













Читайте нас: