Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 октябрь 2019, 15:27

Уфада ике баласы белән бергә ата кеше югалган

5 яшьлек Вячеслав Мазов, аның абыйсы 8 яшьлек Илья һәм әтиләре Артём тышта йөрергә чыкканнар һәм әйләнеп кайтмаганнар.

Кичә полиция бүлегенә 34 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын сүзләре буенча, аның ире һәм ике баласы югалган. 5 яшьлек Вячеслав Мазов, аның абыйсы 8 яшьлек Илья һәм әтиләре Артём тышта йөрергә чыкканнар һәм әйләнеп кайтмаганнар.


Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре һәм волонтёрлар югалганнарны эзлиләр, дип хәбәр итәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә.


Артём Мазовның билгеләре: карап торуга 35 яшьтә, буе – 186 см, ябык гәүдәле, күзләре соры. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинкалар кигән булган.


Илья Мазов билгеләре: буе 138 см, ябык гәүдәле, чәчләре аксыл, күзләре көрән төстә. Ирене өстендә уң яклап миңе бар. Зәңгәр башлык, яшел куртка, соры джинс чалбар, куе зәңгәр төстәге кроссовкалар кигән.


Вячеслав Мазов билгеләре: буе 116 см, тулырак гәүдәле, чәчләре аксыл, күзләре көрән төстә. Зәңгәр шапка, куе зәңгәр төстәге куртка, кара джинс чалбар, соры ботинкалар киеп чыгып киткән.


Нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарны түбәндәге телефон номерларына шалтыратуларын үтенәләр.

БР буенча ЭЭМ дежур часте: 279-39-02.


Уфа шәһәре буенча Русиянең ЭЭМ идарәсенең дежур часте: 237-19-60 яисә 02.


Уфа шәһәре буенча Русиянең ЭЭМ идарәсенең 1 санлы полиция бүлеге: 8(347)279-48-70, 238-02-22.
Читайте нас: