Ике арадагы конфликтта катнашкан 14 кеше кулга алынган. Видеоязмадан күренүенчә, Казан шәһәренең Кызыл Армия һәм Поселок урамнары кисешкән урында, сигез машинада хәрәкәт итүче 20 ләп кеше арасында конфликт башлана. Аларның берсе травма пистолетыннан ут ача. Зыян күрүчеләрнең берсе, 30 яшьлек Казан кешесе травма пистолетыннан яраланып, дәваханәгә мөрәҗәгать итә.