Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 октябрь 2019, 14:16

Хәсрәт-ана 9 яшьлек кызын дистрофия чиренә дучар иткән

Аның авырлыгы нибары 7 кило булган.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Карабаевлар гаиләсеннән балалар церебраль параличлы авырлыгы нибары 7 килолы 9 яшьлек баланы алганнар. Бу хакта “Татарстан 24” телеканалы хәбәр итә.


Кыз бала турында очраклы гына белгәннәр. Аның әнисе Марина Карабаева бишенче йөклелеге вакытында поликлиникага тикшеренүгә килә дә, өйдәге кызы турында ялгыш “ычкындыра”. Бишенче йөклелеге хакында исә соң белүен, бары шуңа гына баланы табарга карар итүен сөйли.


Яшел Үзән дәваханәсенең баш табиб урынбасары Елена Тверскова сөйләвенчә, гаиләнең яшәү шартлары “бигүк әйбәт булмаган”. Кыз баланы стационарга алып китәләр. Стационардан Казандагы хосписка озаталар, сабый анда 7 килодан 11 килога кадәр вес өсти. Балалар хосписы табибы Татьяна Ахантьева баланы кем алып кайтуын белми, чөнки кызның әнисе ул вакытта бәби тудыру йортында булган.


Соңыннан кызның әнисе үзен һәм гаиләсен туйдыра алмавын сөйли – аның өч баласы инде болай да приютта. Әмма шулай да бу кызымны карый алам дип белдергән.


9 яшьлек авыру баланың әтисе дә, әнисе дә беркайда да эшләми, шуңа күрә шәһәр властьлары аларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәргән.


Нинди дә булса җитди авырулары булмаса, бала үзенең 1 яше тулуга якынча 9-10 кило була. Ә монда 9 яшьлек бала...


Сабый турында күз яшьләресез укып булмый. Балаларга үз әни-әтиләрен беркем алыштырмый дисәләр дә, бу очракта сабыйның дәүләт карамагында яшәве яхшырак булыр, миңа калса.

Читайте нас: