Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2019, 12:55

Тәрәзә төбем каты бал, Күрәсең килсә, менеп ал

Уфа шәһәрендә коткаручылар бер көндә ике тапкыр менеп, тәрәзә төбендә басып торган бер үк баланы коткарган.

“Галиябану” спектаклендә төп геройлар җырлаган җырны үзгәртеп бүген шулай диясе килә. Уфа шәһәрендә коткаручылар бер көндә ике тапкыр менеп, тәрәзә төбендә басып торган бер үк баланы коткарган.
Орловская урамындагы торак йортларның берсендә тәрәзәне ачып басып торган баланы күреп үтеп баручылар аны егылып төшәр дип куркып коткаручыларны чакырганнар. Әнисе иртүк эшкә киткән, бала көне өйдә берүзе торган. Коткаручыларга урамнан баскыч куеп баланы менеп алырга туры килгән.
Соңрак әнисе дә эштән кайткан, полиция хезмәткәрләре аның белән әңгәмә үткәрәләр.
Читайте нас: