Аларның җансыз гәүдәләрен бер тәүлектән соң табып алалар. "Факел" балалар лагере хезмәткәрләре 24 октябрь көнне иртән гадәттәгечә территорияне тикшерергә чыкканнар. Ләкин бу көнне алар көтелмәгән табышка юлыга - агачка асылынган ике мәеткә тап булалар. Хезмәткәрләр шундук полиция чакыртканнар һәм бу хәлгә карата тикшерү эшләре башланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек Роман һәм Сергей тумышлары белән Украинаның Донецк өлкәсеннән булып чыккан, соңгы вакытта Русиядә законсыз рәвештә яшәгәннәр. Икесе дә бер оешманың складында эшләгәннәр, кесәләреннән табылган "пропуск"лары шул хакта сөйли.