Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 октябрь 2019, 14:11

Wats App-та язышкан ике ана башта сугышкан, әле суд юлындалар

Сез да шундый чатларда утырасызмы?

Балалар бакчасына йөргән, я мәктәптә укыган балалары булган һәр ата-ана wats app-тагы төркемнәр турында белә. Анда иртәдән төнгә кадәр җанлы аралашу бара. Кирәкле мәгълүматлардан алып, гайбәт таратуга, талашуга кадәр бар анда.


Менә Уфадагы шундый чатларның берсендә аралашкан ике хатын сугышуга кадәр җиткән. Баласы бакчага йөргән әни Татьяна Ч. икенче бер әнигә мессенджерда кисәтү ясаган. Татьянаның кызы йокы вакытында бер малайның аның янында штансыз йөрүен сөйләгән. Татьяна нәни нудист гаиләсенә бала белән сөйләшергә, аралашырга киңәш иткән. Ләкин бу киңәш бик кыйммәткә төшәсен күз алдына да китермәгән. Күп тә үтми хатын (Татьяна) шаян малайның туган тиешле апасы белән очрашкан. Һәм малайның апасы аңа йодрык төйнәп ташланган. Ике хатынның “алышы” видеокүзәтү камераларына да эләккән.


- Менә, күрәсезме, ул мине чәчемнән йолкып юлга этеп екты, - дип, каза күргән хатын видеоязманы “Башкортостан” ДТРК-се журналистларына күрсәтә.


Татьяна полициягә гариза яза. Мировой суд хатынны кыерсытучыны аклаган, әмма Татьяна ире белән бергә эшне апелляциягә биргән. Шулай итеп, сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү хакындагы җинаять эшен яңадан карауга тапшырганнар.


Балалар бакчасына йөргән малайның туган тиешле апасына 4 айга кадәр арест янавы мөмкин.
Читайте нас в