Британиянең Суррей графлыгында урнашкан Перли шәһәрендә теш табибы пациент ханымның 10 тешен алган. Нәтиҗәдә хатын кан китүдән вафат булган. Бу хакта Daily Mail яза.
2017 елда Тушару Патель исемле дантистка приемга пациент ханым килә. Табиб ике приемда (13 һәм 18 июль көннәрендә) аның 5әр тешен суырып ала. Тешен алдырыр алдыннан пациент ханым канны сыегайтучы “Варфарин” препаратын эчәм дип табибны кисәтә.
Берничә сәгать үткәч, тешен алдырган хатын, кан китүгә зарланып, беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итә. Аңа ярдәм күрсәтәләр һәм өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма 19 июльдә хатын үлә.
2019 елның октябрь аенда Генераль стоматологик совет үткәргән тыңлаулар нәтиҗәсендә дантист Пательне һөнәри яраксыз дип табалар. Чөнки ул пациентның медицина тарихын өйрәнмәгән, “Варфарин” кабул итүдән барлыкка килгән кан китү хәвефен исәпкә алмаган. Тешләрне суырып алгач, табиб яраларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртмәгән һәм операция (ә теш алдыру - ул операция! – Авт.) турында пациенткага тәфсилләп аңлатмаган.
Патель эшендәге җитешсезлекләрне тулысынча таныган. Совет аны 12 айга эшеннән читләштергән.