Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 октябрь 2019, 15:51

Сызлаган тешен алдырырга акчасы булмаган…

38 яшьлек Энтони Хоскинс ким дигәндә быелның гыйнварыннан алып теше сызлаудан җәфа чиккән.

Британиянең Хэмпшир графлыгындагы Саутгемптон шәһәрендә яшәүче яшь ир акыл тешен алдыруны көтеп ала алмыйча үз-үзенә кул салган. Бу хакта The Mirror яза.


38 яшьлек Энтони Хоскинс ким дигәндә быелның гыйнварыннан алып теше сызлаудан җәфа чиккән. Ул акыл тешен алдыруга чиратка язылган булган, ләкин шулкадәр озак түзә алмаган.


Британияле учлап авыртуны баса торган дарулар эчкән, төнлә исә берәр стакан вискисыз йоклап китә алмаган.

Хоскинсның әнисе улына ярдәм итәргә тырышкан һәм түләүле теш табибында дәвалануга акча җыеп килгән. Барлыгы ул 1,5 фунт стерлинг (124,2 мең сум) җыярга уйлый. Мартта Энтони “авыртуга түзә алмыйм” дип белдергәндә ул 900 фунт кына (74,5 мең сум) җыеп өлгергән.


Тагы бер-ике атна түз инде ди әнисе Энтонига.


Шул ук вакытта аптырарлык хәл: Хоскинсның акча белән бәйле проблемалары булмый. Ул кадрлар агентлыгында эшләп, арендалаган торагына вакытында түләп барган.


Язын хатын улы берничә көн дәвамында элемтәгә чыкмый дип, полициягә гариза язган.

3 апрель көнне полицейскийлар Хоскинсны үз фатирында табып ала. Ул үз-үзенә кул салган.


Бу сәер хәлне аңлавы авыр инде. Акчасы да булган, тик табибка бармаган, тәмуг газаплары кичереп, теше сызлауга ничә айлар түзгән.


Ирексездән бу британияле психик яктан сәламәт булдымы икән дигән уй башка килә.



Читайте нас: