Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 октябрь 2019, 03:58

Агып киткән алтыннарны тапмаганнар

Көнгә чыксаң, фаҗигаләр бигрәк еш булып тора.

Красноярск краендагы дамба ерылгач, көчле су агымы вагончиктагы вахтовикларны агызып алып китүен язган идек. РЕН ТВ хәбәр итүенчә, вагончикта алтын да булган.


Әле кыйммәтле металлны эзләүләр уңышка китермәгән. Алтынның күпме булуы да билгесез. Хәтерегездә булса, 19 октябрьгә каршы төнлә Красноярск краенда Щетинкино поселогы янында Сейба елгасында дамба ерылган иде. Барлыгы 5 дамба җимерелде, алар барысы да законсыз төзелгән булган. Эшче поселокта ике вакытлыча оештырылган тулай торакны су баскан.


Нәтиҗәдә, бүгенгә билгеле мәгълүматлар буенча, 15 кешенең гомере өзелде, 5 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә, 27 кеше каза күргән. Дүшәмбе көн (21 октябрь) Красноярск краенда матәм көне дип игълан ителгән иде.


Җирле властьлар сүзләре буенча, артель “Сибзолото” холдингына карый, ләкин ул беркайда да теркәлмәгән. Участокта эшләр оештыручы тау остасының махсус белеме булмаган. Шул ук вакытта участок начальнигы эшче поселокны су баса торган урында төзү хәвефен аңлаган.

Читайте нас: