Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 октябрь 2019, 11:00

Гомерләрен су өзде

Ерылып киткән дамба беркайда да теркәлмәгән булган.

19 октябрьгә каршы төнен Красноярск краенда Сейба елгасында дамба ерылды.

Ургылган су эшчеләр яшәгән берничә вагончикны юып алып китте. Нәтиҗәдә, бүгенгә билгеле мәгълүматлар буенча, 15 кешенең гомере өзелде, 5 (кайсыбер чыганаклар буенча 13) кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Әлеге хәлләрдән соң ил башлыгы Владимир Путин тиешле бар ярдәмне күрсәтергә һәм вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Алтын чыгаручы артельнең технологик сулык дамбасы “Сибзолото” холдингына карый. Әмма ул беркайда да теркәлмәгән. Шуңа аны тикшерүче дә булмаган. Красноярск крае хөкүмәте җитәкчесе Юрий Лапшин әйтүенчә, бу корылма тиешле нормаларны бозып ясалган.

Әле вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: