Киров шәһәрендә “исерек” бала белән чираттагы авария. 6 яшьлек баланы машина белән бәрдереп үтергән полиция хезмәткәре үзе айнык булган, хәтта балага ярдәм күрсәтергә тырышкан. Якында гына яшәгән шәфкать туташы да ярдәмгә йөгереп килгән, әмма файдасыз: бала авария урынында җан тәслим кылган. Суд-медицина экспертизасы малайның канында 0,51 промильле спирт булуын күрсәткән. Бу хәл чынмы-юкмы, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерергә боерган.