Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 октябрь 2019, 11:55

Кулын машинага тыккан

Май аенда Сибай шәһәрендә пилмән ясау цехында бәхетсез очрак булган иде

Май аенда Сибай шәһәрендә пилмән ясау цехында бәхетсез очрак булган иде: 53 яшьлек ханымның кулы камыр җәя торган җиһазга кереп киткән иде. Әмма эш бирүче бу уңайдан бер чара да күрмәгән. Ханымның инструктаж үтми генә эшкә алынуы ачыкланган.
Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү үткәргән һәм бу вакыйганы яшереп калганы өчен шәхси эшкуарны административ җаваплылыкка тарттырганнар. Ачыклануынча, ханым камыр басканнан соң аны җәя торган махсус машинага тыгарга уйлый, җиһаз исә камыр белән бергә кулын да тартып ала. Хатынга аның белән ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтмәгән булганнар.
Ул кулына авыр җәрәхәт алган.
Читайте нас: