Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 октябрь 2019, 03:04

Клиникада кеше йөрәкләре, бөерләре тутырылган савытлар тапканнар

Клиникада тентү үткәргәндә мондый табышны беркем көтмәгәндер...

Украинаның хокук саклау органнары 17 октябрь көнне Киевтагы шәхси медицина клиникасына тентү белән барып кергәннәр. Бу клиника эшчәнлеген, законсыз гамәлләрдә шикләнеп, күптән күзәткәннәр. Тиешле дәлилләр җитәрлек җыелгач, медицина учреждениесендә тентү оештырырга дигән карарга киләләр. Бу шәхси клиника кара базарда кеше органнары белән сату итүдә шикләнелә.


Клиника хуҗасы исә барлык гаепләүләрне дә кире кага.


Сүз Киевта Курнатовский урамында урнашкан медицина үзәге турында бара. Тентү вакытында клиникада сыек азот тутырылган контейнерлар табыла, аларның өстендә “йөрәк”, “бөер” дигән язулар беркетелгән булган. “Информатор” хәбәр итүенчә, сатуга урланган кешеләр органнары куелган.


Клиника хуҗасының адвокаты да бу гаепләүләрне кире кага. Медицина үзәге хуҗасы сүзләре буенча, клиниканың репутациясе яхшы, алар чит ил кешеләре белән дә эшли, шуңа күрә бу вакыйгалар клиника репутациясенә зыян сала. Шушы вакытта үзәктә операция кичергән чит ил хатыны да яткан, ә хокук саклау органнары аның тынычлыгын бозган, имеш.


Тентү урынында Киев полициясенең Баш идарәсе, кешеләрне сату җинаятьләре белән көрәш буенча департамент та булган.


Вакыйганың нечкәлекләрен тикшерү ачыклаячак.




Читайте нас: