Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 октябрь 2019, 13:44

Өч баласы калды

Башкортстанда 53 яшьлек ир фаҗигале үлгән.

Башкортстанның Приют касабасында 53 яшьлек ир фаҗигале үлгән.

Ул йорт түбәсендә эшләгәндә очып төшә. Бу хәл кешеләрнең күз алдында була.

Күрәсең, эшче түбәнең хәвефле урынында тотынып тора алмаган һәм ычкынып төшеп киткән дигән фараз бар. Шаһитлар шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар ирне дәваханә реанимациясенә алып китә.

Әмма, ни кызганыч, алган җәрәхәтләрдән ирнең гомере өзелә.

Шунысы билгеле: ул ялланып эшләгән. Өйдә аның 3 баласы калган.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: