Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 октябрь 2019, 18:32

Ә сез кулыгызны юасызмы?

Ел саен дөньяда кулларын юмау аркасында 1,4 млн. бала якты дөнья белән хушлаша.

Ел саен дөньяда кулларын юмау аркасында 1,4 млн. бала якты дөнья белән хушлаша. Роспотребнадзор шундый саннар китергән.
Кулларын юарга яратмаган балалар диарея, пневмониядән күбрәк үлә икән. Кул юмаганнан дизентерия, гепатит А, корсак тифы, норо һәм ротавирус инфекцияләре йога. Ел саен, уртача алганда, кул юмау аркасында 300ләп инфекция учагы кабына. Авыручыларның 80 проценты – балалар.
Роспотребнадзорда 37-38 градуслы җылы суда даими рәвештә сабын белән кул юып торырга киңәш итәләр. Юганнан соң кулны коры тастымал, сөлге белән яхшылап сөртергә кирәк.
Читайте нас: