Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 октябрь 2019, 13:43

17 яшьлек ике үсмер югалган

Игътибар белән карагыз әле, бәлки, таныйсыздыр?

Башкортстанның Чишмә һәм Уфа районнарында 17 яшьлек ике үсмерне – Никита Шаров һәм Зарема Мусинаны эзлиләр.


Республиканың Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Никита Шаров Башкорт агросәнәгать колледжы тулай торагыннан 1 октябрьдә чыгып киткән һәм кайтмаган.

Зарема Гайсина исә Башкорт агросәнәгать колледжы тулай торагыннан 10 октябрьдә чыгып киткән.
Никита Шаров йөзгә 15 яшьлек, буе 155-160 см, уртача гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле дип сурәтләнә.

Зарема Мусинаның билгеләре: йөзгә 18-19 яшьлек, буе 158 см, коңгырт озын чәчле, зәңгәр күзле.


Үсмерләрнең кайда икәнлеген күрүче-белүчеләр булса, 8 (987) 092-67-55 яки 02 номерына шалтырату сорала.
Читайте нас: