Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 октябрь 2019, 23:11

Тагын бер “мажор” тотылган

Бай балаларының юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмауларын күреп һәм ишетеп торабыз.

Бай балаларының юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмауларын күреп һәм ишетеп торабыз.
Аларның чираттагысы, МТС компаниясе вице-президентының улы Алан Ибраһимов 10 тәүлеккә кулга алынган. BMW автомобиле инспектор таләбенә туктамыйча тизлекне арттыргач, аны куа төшәләр. Әмма күз уңыннан югалталар. Дүрт сәгать үткәннән соң, автомобиль бер өй алдында табыла. Водитель ишекне ачмагач, машина тәрәзәсен ватырга туры килә. Машина хуҗасының водитель таныклыгы алынган, 70 мең сум түләнмәгән штрафы булган һәм ялган дәүләт знагы белән хәрәкәт итүче Алан Ибраһимов икәнлеге ачыклана. Машинада тагын берничә ялган дәүләт знагы табыла.
Читайте нас: