Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2019, 21:25

Директорның өстенә агач ауган

Үткән шимбәдә, ягъни 12 октябрь көнне Яңавыл районының һөнәрчелек лицее директоры 59 яшьлек Каюмов Рим Риф улы фаҗигале рәвештә һәлак булган.

Үткән шимбәдә, ягъни 12 октябрь көнне Яңавыл районының һөнәрчелек лицее директоры 59 яшьлек Каюмов Рим Риф улы фаҗигале рәвештә һәлак булган.


Аның якыннары, дуслары һәм коллективы өчен бу көтелмәгән кайгы.
Аянычлы хәл Бәдрәш авылы янындагы урманда булган. Бу көнне Рим Риф улы үзенең улы белән агач кисәргә килгән.
Мәш килеп эшләгән вакытта, кинәт аның өстенә киселгән агач ауган һәм аны изгән. Якыннары бу хәлне күрү белән ярдәм итәргә керешкәннәр һәм "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Ләкин, кызганычка каршы, каты тән җәрәхәтләреннән ул аңына килә алмыйча, дәваханәдә вафат булган.
Чыганаклар буенча, Рим Риф улы Каюмов әлеге уку йортында 22ел директор вазыйфасын башкарган.Аңа кадәр 10 ел авыл советында эшләгән. Югары категорияле педагог, Башкортстанның Мәгариф отличнигы Рим Риф улы Каюмовны бары тик яхшы яклап кына искә алалар. Гадел, намуслы, уңган җитәкчене укытучылар коллективы да, укучылары да хөрмәт иткәннәр.

Читайте нас: