Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 октябрь 2019, 18:31

"Кайтуыңа өч мәет булачак!"

Яр Чаллыда бер хатын ике малаена пычак белән ташлануы хакында бар интернет шаулады

Татарстан республикасының Тикшерү комитетында ике баласына пычак белән ташланган хатын гаебен таныган дип хәбәр итәләр. Әлеге вакытта җинаять эше тикшерелә.


Табиблар ул коточкыч төнне исән калган малайның хәле турында сөйләгән. 6 яшьлек малай белән әле психологлар эшли. Ул катлаулы операция кичергән, аның сәламәтлегенә бүгенге көндә берни янамый, малай акрынлап терелә. Дәваханәдә оныгын әбисе карый.


Узган дүшәмбедә Яр Чаллы шәһәре фатирларының берсендә гаилә драмасы була - ир белән хатын бик каты сүзгә килә. Хатын ирен коллегасы белән хыянәттә гаепли, эшеннән китүне таләп итә. Ир озак талашып тормый, әти-әниләренә чыгып китә. Хатыны аңа бер-бер артлы смс-лар яудыра. Кайсыдыр моментта чыгырыннан чыккан хатын 2 яшьлек малаена пычак белән һөҗүм итә. Тиз арада аның кара канга баткан фотосурәтен иренә җибәрә. "Кайтуыңа өч мәет булачак!" - дип кисәтә ул.


Ире ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән фатирга килеп кергәндә котырынган хатын 6 яшьлек малаен да яралап өлгерә.


5 тапкыр пычак белән чәнчелгән кече малае табиблар килгәнче үк үлә. Олы малае гомере өчен исә медиклар берничә сәгать көрәшә.


Ире килгәнче хатын үзенә дә кул салмакчы була. Ләкин өлгерми. Шуңа хәзер аны "Үтерү" һәм "Кече яшьтәгеләрне үтерергә маташу" маддәләре буенча хөкем итәчәкләр.


Аллаһ сакласын. Көнчеллекне юкка гына чиргә тиңләмиләр шул. Һәрхәлдә сәламәт хатын-кызның, ананың ир-ат өчен (!) бу адымга баруын акыл кабул итми...
Читайте нас: