Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 октябрь 2019, 22:30

Нилектән болай булган?

Бүген Әбҗәлил районында булган коточкыч фаҗига буенча тикшерү эше дәвам итә.

Кичә бәйрәм кәефе зур иде. Ә бүген яшәештә куркыныч хәбәрләр дә бар, мәсәлән, көндез Әбҗәлил районының Ташбулат авылында металл будка эчендә өч ир янып үлгән. Коточкыч хәл туган урыннан хәбәр килү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кичекмәстән фаҗига урынына килеп җиткән. Төзелеп килүче шәхси торак йорт ишегалдында урнаштырылган металл будка януы ачыклана.
Кызганычка каршы, янгын сүндергәндә өч ирнең гәүдәсе табылган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: