Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә "Полиэф"тагы авария турында пост язып чыккан. "Каза күрүчеләр юк, кешеләр сәламәтлегенә дә, бәхеткә каршы, берни янамый. Ләкин без махсус комиссия төзедек һәм авария урынына мөмкин булган барлык көчләрне һәм чараларны юнәлттек. Чөнки предприятие масштабларын исәпкә алганда, хәвефсезлек чаралары бер дә артык түгел", - дип яза Радий Фәрит улы.
"Полиэф"тагы даими инцидентлар нәрсә белән бәйле булуын ачыклаячакбыз. Компенсацияләр, предприятиенең экологик хәвефсезлекне кайгырткан өстәмә чаралар хакындагы көнүзәк сорауларны да караячакбыз", - дип язган республика Башлыгы үзенең Инстаграм аккаунтында.