"Күз алдымда булды бу хәл. Ашыгыч ярдәмне үзем чакырттым. Бу бик куркыныч! Үксеп елыйм, туктый алмыйм. Кечкенә малай! Ерак түгел ирләр тора иде. Алар малайны машина астыннан чыгарды. Руль артындагы ханым кайгысыннан агарынып каткан иде. Ул тормозга басып өлгермәгән. Машинада хатынның 14 яшьлек кызы да бар иде. Ничек яшәргә инде хәзер?.. Ирләр сабыйны машина астыннан чыгарган коточкыч момент күз алдында тора", - дип яза һәлакәт шаһиты.