Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 октябрь 2019, 12:33

Чаллы шәһәрендә хокук сакчылары киселгән кеше башы тапкан

Коточкыч әйбер Тукай районындагы Шильна елгасыннан килеп чыккан. Тикшерү барышында ирнең кемлеге ачыкланган: 53 яшьлек туганнарының югалуы турында 28 сентябрьдә хәбәр иткән булганнар.

Коточкыч әйбер Тукай районындагы Шильна елгасыннан килеп чыккан. Тикшерү барышында ирнең кемлеге ачыкланган: 53 яшьлек туганнарының югалуы турында 28 сентябрьдә хәбәр иткән булганнар.


Тикшерүләр бу җинаятьнең никадәр кансыз һәм вәхши кылынуын күрсәтә. Ир үзенең танышы белән исерткеч эчемлекләр эчеп утырган булган. Утыра торгач ике “дус” арасында тавыш чыга. Берсе шунда кулына пычак ала... Шешәдәшенең үлгәнен күреп ул болгарка ала да башын кисә һәм сумкага салып елгага илтеп ташлый. Әлеге вакытта хокук сакчылары ирнең гәүдәсен эзли, дип яза “Челнинские известия” гәзите.
Читайте нас: