Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 октябрь 2019, 14:19

Туй күлмәгендә җирләгәннәр

Светлананың гаиләсендә бу беренче генә кайгысы булмаган: ярты ел элек әтисен җирләгән булганнар.

Светлананың гаиләсендә бу беренче генә кайгысы булмаган: ярты ел элек әтисен җирләгән булганнар.

1 октябрь көнне Салават шәһәренең урамнары киселешендә ВАЗ-2112 һәм Chevrolet Lanos автомобильләре бәрелешә. "12нче"нең пассажир урынында утырган Светлана һәлакәт урынында ук җан бирә. Водительләрне исә дәваханәгә озатканнар.

Кызның дусты сүзләре буенча, Светлана кияүгә чыгып өлгермәгән булган, шуңа аны туй күлмәгендә җирләгәннәр.

Светлананың гаиләсендә быел бу беренче генә югалту түгел. Ярты ел элек кызның әтисе үлгән булган.

Юлларда сак булыгыз, кадерле дуслар! Тизлекне арттырмагыз һәм юл кагыйдәләрен бозмагыз. Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән бит...



Читайте нас: