Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 октябрь 2019, 14:25

Батуттан сикереп аягын сындырган

Октябрьский шәһәре прокуратурасы балалар аттракционында кыз бала җәрәхәтләнү очрагы буенча тикшерү үткәргән.

Октябрьский шәһәре прокуратурасы балалар аттракционында кыз бала җәрәхәтләнү очрагы буенча тикшерү үткәргән.


Ведомствода хәбәр итүләренчә, эшкуар "Аструм" күңел ачу-сәүдә комплексында батут үзәге урнаштырган. Быел май аенда 10 яшьлек кыз бала йомшак кубиклар өстенә сикерә һәм конструкциянең төбенә каты бәрелә. Нәтиҗәдә бала үкчә сөяген сындыра.


Моңа өстәп, техник регламентлар һәм янгын хәвефсезлеге таләпләрендә дә закон бозу очраклары ачыкланган.


Шулай итеп, эшкуарны 30 мең сум штрафка тарттырганнар.


Коммерсант әхлакый зыянны да кичектергесез каплаган.



Читайте нас: