Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 октябрь 2019, 16:22

Бортта бала үлгәч, самолёт ашыгыч рәвештә Волгоградка төшә

Мәскәүдән Грозный шәһәренә очып баручы самолёт бортында бер баланың гомере өзелгән.

Мәскәүдән Грозный шәһәренә очып баручы самолёт бортында бер баланың гомере өзелгән.


"3 октябрь көнне, урындагы вакыт буенча кичке 21.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 22.00) Мәскәүдән Грозныйга очучы

самолёт ашыгыч рәвештә Волгоградка төште: бортта ике айлык пассажирның гомере өзелгән", - дип хәбәр ителә "Интерфакс" сайтында.

Волгоградта баланы шундук дәваханәгә алып киткәннәр. Тик, табиблар никадәр тырышсалар да, сабыйның гомерен коткара алмаганнар.

"Беренчел тикшерүләр буенча, яшь баланың тумыштан җитди чире булган һәм нәкъ шул үлемгә китергән дә инде. Әлеге вакытта суд-медицина тикшерүләре бара, нәтиҗәсе соңрак билгеле булачак, - дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының төбәктәге тикшерү идарәлеге вәкиле Наталья Рудник.
Читайте нас: