Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 октябрь 2019, 18:25

Үлем белән көрәш дәвам итә

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең «Вконтакте” битендә республикада “үлем белән көрәшүен” дәвам итүе турында язды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең «Вконтакте” битендә республикада “үлем белән көрәшүен” дәвам итүе турында язды.

Пенсионерларга янгын чыгу турында хәбәр бирә торган җиһазлар тарату – бу эштә тагын бер адым булачак. Шулай ук өйләрне берәмләп карап чыгачаклар, янгын куркынычы янаган һәм аерым игътибар таләп ителгәннәрне ачыклаячаклар.

“Кызганычка каршы, республикада һаман янгыннарда һәлак булучылар бар, - диде республика җитәкчесе. – Без 90 мең җиһаз урнаштырдык. 290 кешене, шул исәптән 126 баланы янгыннан саклап калдык дигән сүз”.


Мондый җиһазлар санын 200 меңгә җиткерү планлаштырыла.
Читайте нас: