Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 октябрь 2019, 16:34

Канына...12 смлы трубка эләккән

Ставрополь хастаханәләренең берсендә бер хатынның сосудларына операция ясаганда катетерның бер кисәге кителеп калган.

Ставрополь хастаханәләренең берсендә бер хатынның сосудларына операция ясаганда катетерның бер кисәге кителеп калган. 12 сантиметрлы трубка артерияләр буйлап кан белән йөрәккә таба агып киткән. Хатынны коткарыр өчен ашыгыч рәвештә икенче хастаханәгә күчергәннәр.

– Хирурглар йөрәккә таба стендны эткәндә катетерның бер кисәге кителгән, - дип хәлне аңлатканнар Ставрополь крае хастаханәсендә. – Ханымның хәле әйбәт, аның гомеренә куркыныч янамый.

Ставрополь крае клиник хастаханәсе хирурглары да эшләп торган йөрәккә операция ясарга өйрәнгән. Хәзер йөрәк порогын да кисми генә, бәләкәй тишекләрдән эшлиләр. Операциядән соң терелү вакыты кыскара һәм пациент озак та үтми спорт белән шөгыльләнә, армиядә хезмәт итә ала.
Читайте нас: