Яңа Сәет авылы кешеләре сөйләвенчә, урман ягыннан килеп чыгучы бу аю урамда көтү артыннан чапкан һәм малларга ташланган (моны видеога да төшергәннәр).
Видеодан күренгәнчә, бер сыерны ул җәһәт кенә куып тотып, зур һәм көчле алгы аяклары белән эләктереп ала. Бу хәлне күреп, йөгереп чыккан кешеләр җәнлекне куркыталар һәм аю, ниһаять, корбанын ычкындырып, урман ягына чаба.
Сыер җәрәхәтләр алса да, бәхеткә каршы, исән кала.
Әйткәндәй, аюларның йорт хайваннарына шулай хөҗүм итүенең бу беренче очрагы гына түгел. Яңарак Күгәрчен районында аю кырда йөргән атны ботарлаган иде. Хәзер авыл халкы куркуга калган: аюларның авыл урамы буйлап йөгереп йөрүләре гадәти хәлгә әйләнеп, кешеләргә дә ташланмагае, диләр.