Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 сентябрь 2019, 13:43

Яшь ярымлык кызын расписка язып чит кешегә калдырган

Калтасыда яшәүче ир аерылган хатынының зур кызы белән Уфага дәваханәгә китүен белгәч, хафага төшә.

Калтасыда яшәүче ир аерылган хатынының зур кызы белән Уфага дәваханәгә китүен белгәч, хафага төшә. Чөнки кече, яшь ярымлык кызының кайда икәнлеге билгесез була. Барлык туганнарынан сораштыра, әмма кызын тапмый. Шулчак ул полициягә мөрәҗәгать итә.


Сабыйны полиция лейтенанты Артур Заһиров эзләүгә керешә.
Нәтиҗәдә, нәни кыз бөтенләй чит кешеләрдә булуы ачыклана. Аерылган хатын үзенә яңа мәхәббәт табуы билгеле була. Әти кеше, хатынының “яңа” ире кайчандыр хөкем ителгәнен дә белгәч, кызы язмышы өчен аеруча кайгыра. Ә элекке хатыны дәваханәгә китәр алдыннан кечкенә кызын “яңа” иренең әнисенә калдырган. Хәтта расписка (!) да алган.
Полицейский кызчыкны алып, әтисенә тапшыра.




Читайте нас: