-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
Одноклассники
Telegram
Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 сентябрь 2019, 13:45
Үгез хуҗасын сөзеп үтергән
Бу хәл Баймак районында була.
Баймак районында симертергә дип асралган үгез хуҗасын сөзеп үтергән. Хәл болай була.
Малны көтүгә чыгарырга дип абзар ишеген ачканда, үгез, ни сәбәптәндер котырынып китә дә, хуҗасына ташлана. Алган җәрәхәтләрдән бабай шунда ук җан бирә. Төбәктәге Тикшерү комитеты әле бу эш буенча тикшерү эшләре үткәрә.
Әлеге вакытта малкай карантинда. Бу хакта БР Ветеринария идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
"Терлек симертүдә булган. Котыру чиренә каршы апрель аенда вакцина ясалган. Әле үгездә котыру чире билгеләре юк”, - диләр ведомствода.
Читайте нас:
Новости партнеров
Радий Хабиров: «Для нас большая честь встречать в Уфе президента страны»
Владимир Путин форумның пленар утырышында чыгыш ясады
Владимир Путин из Уфы открыл новые спортивные объекты в российских регионах