Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 сентябрь 2019, 03:12

Сак булыгыз! Аюлар һөҗүм итә

Бу хәл Күгәрчен районының Бикбулат авылына якын урманда була.

Кичә, 24 сентябрь иртәсендә Күгәрчен районының Бикбулат авылында яшәүче бер ир урманда ботарланган ат түшкәсенә тап булган.

Тиз арада килеп җиткән ветеринар хезмәт эшчәннәре малкайны аю талаган дип хәбәр итә.
Җирле халык сүзләренчә, мондый очраклар күптән булмаган. Аюлар бар, әлбәттә, ләкин алар авылны урап узган. Аюларның терлекләргә һөҗүм итүе колхоз һәм совхозлар вакытында киң таралган булган.
Читайте нас: