Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 сентябрь 2019, 01:44

Сөйгәненә тәкъдим ясаган һәм... үлгән

Стивен Вебер сөйгәненә су астыннан тәкъдим ясарга була.

Америкада яшәүче кыз белән егет Танзаниядә ял иткән. Егет гадәти булмаган ысул белән сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз аңа "әйе" дип җавап бирергә теләгән, ләкин егет моны ишетмәгән инде, ул һәлак булган. Бу турыда Sky News басмасына сылтама белән "Московский комсомолец" хәбәр итте.


Егет белән кыз агач йортны арендага алып яши. Бүлмәләрнең берсе су астында була. Стивен Вебер исемле егет тышкы яктан тәрәзә янына су астыннан йөзеп килә. Эчке якта аның булачак хатыны Кенешея Антуан була. Егет кулында кәгазь бите һәм балдак тоткан. Кәгазьдә кияүгә чыгарга тәкъдим язылган.


Кыз бу күренешне видеога төшереп алган һәм соңыннан социаль челтәрләргә куйган.


Ләкин кыз бәхет турында язмый. Аның сүзләренчә, бу вакыйга язмыштагы иң куркыныч борылыш була, ул мондый хәл турында күз алдына да китерә алмый.


Кияү егет тәкъдим ясаган һәм судан йөзеп чыга алмаган, ул кызның "әйе" дип җавап биргәнен дә ишетмәгән инде. Егет ни сәбәпле үлүе хәбәр ителми.




Видеоны шушы сылтама аша карый аласыз: https://intertat.tatar/hewef_heter/ber-eget-s-yg-n-kyzyna-kiya-g-chygarga-t-kdim-yasagannan-so-lg-n/
Читайте нас: