Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 сентябрь 2019, 11:19

Ремонт вакытында түбә ишелгән

Стәрлетамакта Хәрби-Интернационалистлар урамында урнашкан 2 катлы йортта реконструкция вакытында түшәм ишелеп төшә.

Кичә кич, 24 сентябрьдә, Стәрлетамакта гадәттән тыш хәл теркәлә – Хәрби-Интернационалистлар урамында урнашкан 2 катлы йортта беренче катта үткәрелгән реконструкция вакытында түшәм ишелеп төшә.
Түшәм 30 кв метра мәйданда җимерелә. Өске каттагы фатирда идәнгә зыян килмәгән.
Йортны бүген, 25 сентбярьдә тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. Икенче катта яшәүчеләргә хәвеф куркынычын бетергәнче күченеп торырга тәкъдим иткәннәр. Алар вакытлыча яшәп тору пунктына күченүдән баш тарткан һәм туганнарына киткәннәр.
Читайте нас: