Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь 2019, 13:26

Берьюлы 12 машина бәрелешкән

Бүген иртән, 24 сентябрь көнне, Уфаның Дим шоссесында берьюлы өч зур авария теркәлде.

Бүген иртән, 24 сентябрь көнне, Уфаның Дим шоссесында берьюлы өч зур авария теркәлде. Яркий микрорайоны янында 12 автомобиль бәрелеште. Юлда шул ук моментта тыгын хасил булды.


БР ЮХХДИнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Аварияләр урынына шунда ук юл-патруль хезмәте экипажлары килгән. Алар юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.
Шаһитләр белдерүенчә, авария бозлавык аркасында булырга мөмкин. Кайсыбер водительләр маневрдан машиналары кисәк кенә борылуын билгели.

Әйткәндәй, узган тәүлек эчендә Башкортстан юлларында 12 авария теркәлгән, анда 13 кеше каза күргән.
Читайте нас: