Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 сентябрь 2019, 11:46

Яңгыр аркасында авариягә эләккән

21 сентябрь кичендә Дәүләкән районында “Дәүләкән-Бүздәк” трассасының 1 километрында «BYD F3» автомобиле юл һәлакәтенә эләккән.

21 сентябрь кичендә Дәүләкән районында “Дәүләкән-Бүздәк” трассасының 1 километрында «BYD F3» автомобиле юл һәлакәтенә эләккән. Руль артында китеп барган 43 яшьлек водитель яңгыр аркасында машина белән идарәне югалта, һәм машина юл астына кюветка төшеп китә.


БР ЮХХДИндә сөйләүләренчә, хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәндә водитель, алган тән җәрәхәтләреннән, үлә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров та үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп, пост язган. Анда ул юллардагы хәвефсезлек проблемасын күтәргән.
“Юлларыбыз хәвефсез булсын без күпне эшлибез – чокырларны ямыйбыз, камералар, фонарьлар, юл билгеләре куябыз, разметка төшерәбез... Бу коткара – быел 2018 ел белән чагыштырганда 57 кеше азрак үлгән... Ләкин 292 кеше барыбер үлгән. Нәрсә генә эшләмәсәк тә, сез “очуыгызны” дәвам иткән хәлдә гаилә фаҗигаләре артачак, мәрхүмнәрне җирләүне дәвам итәчәкбез, гарипләнгәннәр гомер буена урын өстендә ятачак”, - дип яза Радий Фәрит улы.
Читайте нас: